Предмет: Другие предметы,
автор: Mvpmev
Загадки на татарском языке 1-4 класс
Ответы
Автор ответа:
11
Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак) * Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль) * Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият) * Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл) * Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл) * Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем) * Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем) * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел) * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп) * Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап) * Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап)
Mvpmev:
Ой
Похожие вопросы
Предмет: Окружающий мир,
автор: абв158
Предмет: Английский язык,
автор: Medina08062001
Предмет: Русский язык,
автор: elizavetasemen
Предмет: Химия,
автор: davydovaaadi02
Предмет: Другие предметы,
автор: 362479