Предмет: Другие предметы, автор: глюпый

помогите плиз написать сочинение по башкирскому языку на тему Яз килде.

Ответы

Автор ответа: HadiAlieva
24
Ямьле яз Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә бүген әле март башы гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!
Похожие вопросы
Предмет: Английский язык, автор: Senya118
Write the same in English. 1. Учитель спросил, при какой температуре тает лед. 2. Мы знали, что Яскоб и Вильгельм Грим написали много сказок.3. Гид сказал, что строительство здания Капитолия было завершено в 1792 году.4. Учитель сказал нам, что в английском языке более 450 000 слов. 5. Мы узнали, что Луис Салливан спроектировал первый небоскреб. 6. Я прочитал, что Конгресс США проголосовал за Декларацию независимости 4 июля 1776 года. 7.На уроках истории мы много читали о первых колонистах в Америкеи узнали, что пилигримы собрали свой первый урожай осеню 1621 года. 2. Американские колонисты не хотели, чтобы ими управлял король.Они отослали письмо в Англию, где написали, что будут сражаться за свою независимость. 9. Мы не знали, что 19-я поправка к Американской конституции дала женщинам право участвовать в выборах в 1920 году. 10. Ты не знал, что поправка это изменение в конституции или в законе?