Предмет: Другие предметы,
автор: HIHI233
Напишите текст Урман Тургае на татарском . ДАЮ 40 БАЛЛОВ
Ответы
Автор ответа:
4
Рәхәт тә соң көзге урманда Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт.. .Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган.. .Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр.. .Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар. Арада иң матуры – ак, төз кәүсәле сап-сары яфраклы каен кызы. Аның янәшәсендә – карасу кызгылт яфраклы горур имән егете. Тулышып пешкән кып -кызыл тәлгәшле миләш, балан куаклары кунак кызларын хәтерләтәләр.. .Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар.. .Рәхәт тә инде көзге урманда.. .
Похожие вопросы
Предмет: Английский язык,
автор: vladlen4ik97
Предмет: Українська мова,
автор: art1klol2287
Предмет: Обществознание,
автор: 11polinafilina
Предмет: Физика,
автор: maksnes27p5muk4
Предмет: Математика,
автор: samayaswagice