Предмет: Другие предметы,
автор: vfbbbbbbbbbbb
Биография рустама яхина на татарском языке
Ответы
Автор ответа:
7
Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин — күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты (1986).Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була.Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Дәүләт гимныавторы.1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Похожие вопросы
Предмет: Литература,
автор: Ponosik666
Предмет: Математика,
автор: HappyBunny1
Предмет: Математика,
автор: XXl1111111
Предмет: Английский язык,
автор: diasbejsembaev8455
Предмет: География,
автор: ВитекСокол